Лениногорск районының Федотовка авылында үтәлә торган Олы көн йоласы – таган атыну
Олы көн бәйрәмен бөтен кеше дә көтеп ала. Иртән, көн яктыру белән, 3-4 яшьтән 10-11 яшькә кадәрге малайлар һәм кыз балалар авыл буйлап күкәй җыеп йөри башлыйлар. Федотовка авылында бүгенге көнгә кадәр сакланып килә торган тагын бер йола ул - таган атыну.
Балачакта уйнаган
Атынабыз без таган,
Бар дөньяны мин кочам,
hавага, күккә очам.
Бар дөньяны мин кочам,
Күкләргә хәтле очам,
Бар дөнья шундый ямьле,
Бала-чага бәхетле!
Нет комментариев