Сәвәләйдә «Безнең заман геройлары» дип аталган тематик сәгать узды
Хәбәрләр

Сәвәләйдә «Безнең заман геройлары» дип аталган тематик сәгать узды

Сәвәләй авылы мәдәният йортында Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган «Безнең заман геройлары» дип аталган тематик сәгать уздырылган.

Чарада мәктәп укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өчен хатлар язып алып килде. Хатларны маскировка челтәрләре үрүче апаларына тапшырдылар. Алар аны челтәрләр эченә төреп, хәрбиләргә җибәрәчәк.

Мәдәният йорты фойесында Сәвәләй егете, махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Дмитрий Смирновка багышланган почмак бар. Дмитрий Иванович, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре батыр авылдашлары турында сөйләделәр.

Заинск-информ


Нет комментариев