Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче ялгыз ике әбигә газ котелларын алыштыруда ярдәм иттеләр

Әлеге эш Зәйдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидларны ачыклау һәм ярдәм итү максатында башкарылды

Зәй районының социаль яклау бүлеге белгечләре һәр елны гадәттән тыш хәлләр идарәсе, шәһәр газ хуҗалыгы һәм кайбер башка оешма вәкилләре белән берлектә шәһәр һәм районда ялгыз яшәүче өлкәннәрнең фатирларына (авылда – өйләренә) килеп, яшәү шартлары белән кызыксына. Әлеге чара халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидларны ачыклау максатында үткәрелә.
-Шундый чираттагы чара вакытында без Сарсаз-Баграж авылында яшәүче ялгыз ике әби - Роза Гурьянова һәм Татьяна Николаеваның газ котеллары нык тузган булуын ачыкладык. Алар икесе дә кышын өйләре бик салкын булудан зарланды. Газ хезмәткәрләре җылы булдыру, иң мөһиме фаҗига чыкмасын өчен, котелларны алыштыру кирәклеген әйтте. Әлбәттә, бу эшләрне әбиләрнең пенсия акчасына гына башкарып чыга торган түгел. Шуңа күрә без бу проблеманы спонсор табып хәл итәргә булдык, - диде социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Белгечләр, ярдәм сорап, “Душа России” ирекле волонтерлар хәрәкәтенең республика оешмасы җитәкчесе Юлия Хәкимовага чыкканнар. Ул, теләп, әбиләргә ярдәм итәргә булган.

Татьяна Николаевага газ котелын шәһәр газ хуҗалыгы эшчеләре моннан бер атна элек алыштырсалар, Роза Гурьянова йортында бүген эшләделәр. Шунысын да әйтик, котел сатып алу чыгымнарын спонсор хәл иткән булса, аларны урнаштыру белән бәйле чыгымнарны муниципалитет һәм шәһәр газ хуҗалыгы үз өстенә алган.

Әлеге игелекле эштән өлкәннәрнең шатлыгы чиксез.

-Безнең турыда кайгыртып, шундый мәрхәмәтлелек күрсәтүчеләргә зур рәхмәт, - диләр алар.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев