Сарсаз-Баграж авылы халкы: «Без аларны бергәләп көтәбез»
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылы халкы: «Без аларны бергәләп көтәбез»

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан мобилизацияләнгән егетләрне чираттагы ялларыннан соң тагын махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Авыл халкының теләкләре, җылы сүзләре егетләргә авыр хезмәтләрендә булышмый, Ходайга барып ирешми калмас. 

«Авылдашларының, туганнарының озаткан минутлары исләренә төшеп, Ватан кушкан бурычны үтәгәндә ныклык бирсен, сагышларын таратсын. Киткән егетләребезнең һәрберсенең тиз арада якыннары һәм балалары, туганнары, дуслары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз», — ди авыл халкы.

Сезнең һәрберегезне гаиләгез көтә, барыбыз белән бергәләп көтәбез.


Нет комментариев