Закон буенча умартачылык хуҗалыгы юридик зат, крестьян (фермер) хуҗалыгы, шулай ук шәхси эшкуар булырга мөмкин
29 июньдә Россиядә бал кортлары үрчетү, аларны саклау кагыйдәләрен, шулай ук тармак хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чараларын билгели торган умартачылык турындагы закон үз көченә керә. Бу хакта "РИА Новости агентлыгы"на сылтама ясап, "Татар-информ" хәбәр итә.
Әлеге закон умартачылык хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чараларын, умартачылар ассоциацияләренең хокукларын һәм бу өлкәдә хакимият органнарының вәкаләтләрен билгели. Аерым нормалар бал кортлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау, аларның пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау, нәсел продукциясен саклауга багышланган.
Закон буенча умартачылык хуҗалыгы юридик зат, крестьян (фермер) хуҗалыгы, шулай ук шәхси эшкуар булырга мөмкин. «Шул рәвешле, физик зат хокукый кырдан төшеп кала, ә зур булмаган умарталык хуҗаларына юридик затка әверелү, хисапчы яллауга бәйле чыгымнар тотуның мәгънәсе юк, шуңа күрә мондый хуҗалыклар өчен эшчәнлек һәм исәп-хисап нормаларын билгеләргә кирәк», — дип искәрттеләр Россия умартачылар берлегендә.
Нет комментариев