Россиядә вузларга керү тәртибен үзгәрткәннәр
Хокукый актлар рәсми интернет-порталында Мәгариф һәм фән министрлыгының бу җәһәттән боерыгы басылып чыккан.
Шулай итеп, хәзер мәгариф оешмаларында бакалавриат программасы буенча кабул итүнең бердәм вакыты булачак. Ул 20 июньнән башлана. Бюджет урынына керүчеләргә — 1 сентябрьгә кадәр, түләүле урынга һәм өстәмә кабул ителүчеләргә — бер айга соңрак төгәлләнәчәк.
Шулай ук 2025 елдан магистратура программасы буенча укырга керүчеләр документларын Дәүләт хезмәтләре порталындагы суперсервис аша җибәрә алачак. Моннан тыш яңа тәртиптә абитуриент бер үк вакытта документларын тапшыра алган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләренең чик саны расланган. Моңа кадәр моны вуз үзе билгеләсә (5 чигендә), хәзер исә бу сан һәр югары уку йорты өчен бер үк төрле булачак: 5 белгечлек һәм 5 әзерлек юнәлеше.
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча абитуриентның уңышларына (алар өчен өстәмә балла билгеләнә) кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Уңышлар исемлегенә өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча өстәмә белемгә ия булу кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев