Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роберт Андреевның җырларында халкыбыз моңы агыла

5 октябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт шәһәреннән килгән асыл затыбыз – Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Роберт Андреевның һәм аның иҗатташ дусларының искиткеч концертын карадык.

Үзем дә җыр яратучы буларак, Роберт Егоровичның халыкчан, керәшеннәргә хас бормалы көйләр тудыруын, җырларын халыкның яратып тыңлавын күптән беләм. “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән генә дә Роберт Андреев Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылды. Әлеге җыр халык мәхәббәтен яулап, республикабыз гимны булып кабул ителде. Шуңа, тамашачы “Мин яратам сине, Татарстан” җырын урыннардан торып басып тыңлады.

Концертны алып баручы Наталья Попова:

“2021 елда бөтен дөнья буйлап флешмоб үткән иде.  Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды. Бу җырны башкарган кешеләр бер-берсенә тотынса, җир йөзен колачларлар иде”, – диде.

“Беренче җырымны 1985 елда Роберт Рәкыйповның “Зөһрә” дигән шигыренә яздым. Шул җыр белән Әлмәттә үзешчән композиторлар бәйгесендә катнашып, беренче урынны яуладым. Хәзерге вакытта 60тан артык җырым бар. Арада керәшен җырулары алымнарын кертеп язылганнары, керәшен авылларына багышланганнары да бар. Аларны язганда аеруча хисләнеп, халкымның тарихын, йола-гадәтләрен күзаллап язам”, – диде Роберт Егорович.

Үзе ул Сарман районының Баткак авылында туып-үскән. Үзен белә-белгәннән бирле җырлый. Иҗат отчетларында чыгыш ясый. Соңрак, Әлмәткә күчкәч, анда уздырылган һәр мәдәни чарада катнашып, җыр-моң иленә тулысынча кереп китә. Казан мәдәният институтын тәмамлый. Роберт Андреев көенә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Галина Казанцева һәм башка популяр җырчылар үз репертуарларына керттеләр.

Концертта Роберт Андреевның иҗатташ дуслары – “Әлмәт” милли мәдәният үзәгенең “Яшьлек” инструменталь ансамбле, үзешчән җырчылар Инзилә Мостафина һәм Любовь Мухарева да катнашты. Инзиләнең борынгы уен коралларына кушылып нагайбәк җыруын башкаруы, Роберт Егорович белән Любовьның рус халык җырын һәркем яратып тыңлады.

Ә талантлы карендәшебез үз җырларын җырлаганда тамашачылар кушылып җырлап утырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итүчеләр дә шактый булды.

Заукия Суфиярова: “Мин үзем Башкортстан якларыннан. Казанда яшим. Бер елны Әлмәттә шифаханәдә булырга туры килде. Шунда концерт белән Роберт Андреев килгән иде. Бик яраттым аның җырларын, моңлы көйләрен. Шуннан миндә аның иҗаты белән кызыксыну туды. Бүген монда концерты буласын ишеткәч, бернигә карамый килеп җиттем. Дусларым арасында керәшеннәр бик күп. Хөрмәт итәм аларны. Кунакчыл, ачык халык «Туганайлар» газетасын да укыйм, андагы яңалыклар белән кызыксынам”, – дип сөйләп үтте.

Ахырдан Роберт Андреевның иҗатын яратып килүчеләр, якыннары аңа һәм иҗатташ дусларына уңышлар теләделәр.

Мәдният йорты җитәкчесе Людмила Даниловна:

“Мондый чаралар, концерт-очрашулар, үзебезнең асыл затларыбызны халыкка күрсәтү, таныштыру, очраштыру максатыннан оештырыла. Туры эфирга куелган бүгенге концертны меңләгән кеше карады.70 чакрым ара үтеп, бүген монда килүегез– безнең өчен зур шатлык”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев