Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы Татарстан халыклары ассамблеясе советы утырышында катнашты

Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты һәм ассамблея башкарма комитетының еллык эшенә нәтиҗә ясалды

Шушы көннәрдә Татарстан халыклары ассамблеясе советы утырышы уздырылды, анда милли-мәдәни берләшмәләр, Халыклар дуслыгы йорты һәм ассамблея башкарма комитетының еллык эшенә нәтиҗә ясалды.

Татарстан дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уздырылган утырышта республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Ассамблея советы члены Людмила Белоусова һәм Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова да катнашты.

Ассамблеядә ясалган чыгышлардан аңлашылганча, республикадагы шәһәр һәм районнардагы керәшен оешмаларының узган елгы эше тиешенчә бәяләнде. Аерым алганда, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров “Мирас-Наследие” лагеренда, беренче смена буларак, керәшен балалары өчен “Айбагыр” этнолагере сменасына үтүенә, андагы балалар ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылганына тукталды. Чаллы шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ландыш Ишалина башка җирле милли-мәдәни оешмалар арасыннан, аеруча, Чаллы керәшен оешмасының актив эшчәнлек алып баруын әйтеп үтте. Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов та үз эшчәнлекләрендә җирле керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең аерылып торуын, аның бай мирасны саклауга юнәлдерелгән грантлар отуын сөйләде.

“Махсус хәрби операция 2022 елның иң мөһим вакыйгасы булды. Апрель аенда безнең Татарстан дәүләт советы, ил җитәкчесенең милли мәнфәгатьләрне яклау курсын хуплап, Россия Президентына мөрәҗәгать кабул итте. Арага чөй тыгарга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга маташсалар да, күп милләтле халкыбызның рәхимлелек, шәфкатьлелек, ярдәмләшү кебек иң яхшы сыйфатлары ачык күренде. Бөтен илебездәге шикелле үк, Татарстанда да Россиянең яңа субъектларында яшәүчеләргә, мобилизацияләнгән яташларыбызга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Лисичанск шәһәренә дә шефлык ярдәме ителә. Милли-мәдәни автономияләр тарафыннан, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Донбасста яшәүчеләргә, гуманитар ярдәм җыю акциясе оештырылганын аерым билгеләп үтәргә кирәк”, – дип сөйләде үзенең чыгышында Татарстан дәүләт советы председателе, республика халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, Төркия һәм Сүриядәге җир тетрәүләрдә зыян күргән халыкка, беренче көннәрдә үк, ярдәм җыю оештырылганын искәртте. Ассамблеянең, милләтенә һәм кем булуына карамастан, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Бу 2023 елдагы планнарга тукталып, Фәрит Хәйруллович, милли-дини һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә аек акыл белән хәл итү таләп ителә торган мәсьәләләр һәм бурычларның җитәрлек булуын да әйтеп үтте. Шунлыктан бу юнәлештә эзлекле эш дәвам итәчәк. Уңыш нигезе – халыкның актив теләктәшлеге ярдәмендә, хакимияттәге барлык тармакларның да бердәм һәм килешенеп эшләвендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев