Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау көнне әле төш турысына кадәр - көз, ә төштән соң кыш башлана

Көзен уңыш җыеп алынган бер вакытта, керәшеннәрдә Покрау бәйрәме уздыру гадәте бүгенге көндә дә дәвам итә

11 октябрьдә - түгем-чәчем көне, бу көнне күп авылларда кызыл чөгендердән, кишердән, кәбестәдән пируглар пешерә халык. Аңа, гадәттә, тары, тарттырылган бодай ярмасы кушыла. Эчлек өчен бодайны махсус әзерлиләр: башта бүрттерәләр, аннан киптерәләр һәм кул тегермәнендә әйләндерәләр.

Покрау көне булган 14 октябрьдә каз, тавык, үрдәк суеп, аш җиткерәләр. Дурчмак, коймак пешереп, бәйрәм табыны әзерләнелә.

Авыл халкы, элгәредән үк, бу көнгә бакча-кырлардагы барлык эшен бетереп куярга тырыша. Покрау көнне әле төш турысына кадәр - көз, ә төштән соң кыш башлана. «Покрау үтте, кыш җитте», дигән сүз дә шуңа бәйле.

Покрау - христиан дине буенча, Изге Мәрьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче бәйрәм.

Покрау бәйрәме белән бәйле сынамышлар белән танышыйк.
• Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана.
• Покрау үтте – кыш җитте.
• Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
• Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши.
• Бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев