Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар
Питрау — керәшеннәрнең милли бәйрәме
Халыкта бу бәйрәм «Кичке Сабан туе», «Мәхәббәт бәйрәме» дип тә йөртелә. Быел ул традицион рәвештә Мамадыш районы Җөри авылында 17 июльдә башланып китәчәк.
Питрау бәйрәмендә элек-электән килгән йолалар сакланып калган. Гадәттә, кичке якта яшьләр урман-кырларга чәчәк һәм үлән җыярга барганнар. Җыелган үлән белән өйләрен, капкаларын бизәгәннәр, шифалы төнәтмә ясаганнар.
Халык ышанулары буенча, 12 июльдән соң, ягъни изге Петр һәм Павел көненнән соң үләннәрнең шифасы кими. Бу көнне егетләр үзләренә кәләш сайлаган, чөнки Питрау вакытында өйләнешүчеләрнең гаиләләре нык була дигән ышану да булган. Бәйрәм вакытында җәйге уеннар үткәрелгән, аннан соң авыл халкы уңыш җыя башлаган.
Керәшеннәрдә шундый әйтем бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар».
Бәйрәм вакытында традицион спорт ярышлары, «Керәшен чибәре», «Питрау гүзәле» кебек бәйгеләр, керәшен фольклор коллективлары чыгышлары, һәм халык уеннары оештырыла.
Шушы максатны күздә тотып, бу ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Милли бәйрәмнәрнең төп максаты — мәдәни мирасны саклау, аны яшь буынга тапшыру, республикабызда халыкларының милли үзенчәлеген ассызыклау, гомумән, милләтара дуслык культурасын тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев