Хәбәрләр

Пермьдә балаларны керәшен культурасы белән таныштырганнар

Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендәге 40нчы балалар бакчасында «Мамы разных национальностей» дигән кичә уздырылган.

Үз халкыңның тарихын белү, хөрмәт итү — һәркемнең изге бурычы. Әле үзең генә белү түгел, аны балаларыңа да өйрәтү, оныкларыңа тапшырып калдыру — иң игелекле эшләрнең берсе. 

 

«Оныгым София йөри торган 40нчы балалар бакчасында «Мамы разных национальностей» дигән кичә уздырылды. Киленем һәм оныгым белән, залда утырган балаларга һәм аларның әти-әниләренә үзебезнең халык турында сөйләдек. Үзебезнең керәшеннәр, культурабыз, үзенчәлекләребезгә багышланган чыгышыбызны бик яраттылар, алкышларга күмделәр», — дип хәбәр итте Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев