27 июньдә Россия яшьләре көне булды. Шул уңайдан медицина өлкәсен сайлаган яшь белгеч белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Ольга Тугашева, шәфкать туташы:
- Мин Түбән Каманың медицина колледжын узган ел тәмамлап, Зәйгә эшкә кайттым. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә хезмәт куям. Һөнәремне әнием үрнәгендә сайладым, ул туган авылым Югары Багражда озак еллар шәфкать туташы булып хезмәт куя. Тагын бер сәбәбе – кешеләргә ярдәм итәсем килү. Авырулар дәваханәгә мөрәҗәгать иткәндә, аларга җылы мөнәсәбәт, юату сүзләре кирәк. Миңа калса, шәфкать туташы башкаларны аңлый, шәфкатьле, түземле, җаваплы, игелекле, борчуларны күңел аша кичерә белү сыйфатларына ия булырга тиеш.
Нет комментариев