Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өч дистә ел шәфкать туташы булып эшләүче Роза Минееваны зәйлеләр хөрмәт итә

Узган елның көз-кышында җитмешләп авыру кабул иткән көннәре булган.

Илдә урнашкан вазгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе – шәфкать туташлары. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, дәваханә, поликлиникаларда, табиблар белән беррәттән, авырулар янында  булдылар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр.

Шәфкать туташларының  һәрберсе турында мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Кайвакыт аларны яманлап та телгә алабыз, тик авырый башлагач, барыбер яннарына йөгереп барабыз.

Зәй  район үзәк дәваханәсе поликлиникасында участок табибы шәфкать туташы булып эшләүче Роза Минеева бик еш пациентларыннан рәхмәт сүзләре ишетә. Бу юкка түгел, димәк, ул авыруларга игътибарлы, алар белән уртак тел таба белә.

Роза Михайловнаның сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куя башлавына 1 апрельдә 29 ел булды.

-Сарсаз-Баграж урта мәктәбен тәмамлагач без бөтен сыйныф белән фермага эшкә килдек. 1989 елда районыбызда яшьләрне авылда төпләндерүне максат итеп куйган “Сыйныф белән - фермага!” дип аталган хәрәкәт старт алды. Без, кызларга, кимендә бер ел сыер савучы булып эшләргә кирәк иде һәм без шулай эшләдек тә, - ди ул.

Роза Минеева әлеге тармакта хезмәт юлын Түбән Кама медицина училещесын тәмамлагач, районыбызның Урта Баграж авылы ФАПында башлый. Соңрак туган авылы Сарсаз-Багражда да эшләп ала. 2000 елдан ул - район үзәк дәваханәсе поликлиникасында.Участок шәфкать туташы вазифаларын башкаруга алынганчы аңа регистратура һәм эшкә яраксызлык кәгазьләре  бирү өлкәсендә дә эшләргә туры килә.

-2007 елда Казанда квалификация күтәрү курсларында укып кайтканнан соң, мин участок табибы Миңнехан Гарифуллин белән эшли башладым. Безнең участокка 2,5 мең кеше беркетелгән. Табиб белән, чиратлап, ике шәфкать туташы эшли. Норма буенча көненә табиб 20 авыруны кабул итәргә тиеш. Кайбер көннәрдә алар күпкә артык була. Узган елның көз-кышында 70ләп авыру кабул иткән көннәр булды, чөнки табиблар, шулай ук авырып, аз калды. Ә Миңнехан Вазыйханович безгә керергә теләгән бер генә авыруны да кире бормый, - диде Роза Михайловна.

-Миңа участок табибына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ишектән килеп керүгә, чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Табиб Миңнехан Вазыйханович һәм шәфкать туташы Роза Михайловна һәрвакыт якты йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Бу бит бу үзе дәва, зур рәхмәт аларга, - ди пенсионер Нурсинә Габдуллина.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев