Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуганың «Ак Каз» халык җыры ансамбле «Солдат озату» йоласын курсәтте

2023 ел – милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак, Алабуга мәдәният сараенда традицияләлр елын ачып җибәру чарасы булды.

Анда Алабуганың  "Ак Каз" халык җыры ансамбле "Солдат озату" йоласын курсәтте. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Нина Салимуллина хәбәр итте:

- Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы – туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла. Ул һәр җирдә дә егетләрнең якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Кайбер авылларда йорттан-йортка кереп саубуллашып та йөриләр. Аларга авылдашлары бүләкләр, чиккән кулъяулыклар, бистәрләр бирәләр. Без дә үзебезнең як солдат озату йолаларын күрсәтергә тырыштык. Сәхнәгә чыгар алдыннан баянчының баянының каешы өзелде, аңа да зур игътибар биреп тормадык, чыккач тиз генә каешны чорнап куйдым да, уйнавын дәвам итте. Кыскасы, оештырылган чара бик матур үтте, – диде Нина Аексеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев