Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Ерёмина: Чәбия зираты янында төзеләчәк чиркәү урынын мамалар күрсә, шатланыр иде

Укытучы Нина Ерёмина өчен 2022 ел аеруча истәлекле булды.

– 2021-2022 уку елы, укытучы буларак, минем өчен бик җаваплы чор булды. Укучыларым тугыз класс тәмамладылар. Тырышлык бушка китмәде, уку елын әйбәт тәмамлап, имтиханнарны да уңышлы гына тапшырдылар. 

2022 елда безнең Чәбия зиратында (хәзерге Түбән Кама шәһәре урнашкан урын), тарихта әле беренче мәртәбә, шәһәр һәм район күләмендәге олы өмә булды. Хәтта муниципаль район башлыгы Рамил Муллин үзе дә өмәдә катнашты.  Бу яз көне булды, ә көз аенда, Чәбия зираты янәшәсендә генә дип әйтерлек, чиркәү салыначак урын билгеләнде. Олы кач урнаштырылып, аруландырылды. Боларны күреп, мамалар шатланыр иде, кызганыч, бу көннәргә кадәр яши алмадылар... Чәбия керәшеннәре өчен менә шундый онытылмас истәлекләре белән хәтердә калды бу 2022 ел. Красный Ключ поселогында яшәсәк тә, үсмер чактан ук безне мамалар туган авылыбыз Чәбия зиратын чистартырга, җыештырырга алып киләләр иде. Бу гадәт инде үзебезнең балалар тугач та дәвам итте – өч буын бергәләп йөрдек. 

Оныгымның балалар бакчасына йөри башлавы да 2022 елның шатлыклы мизгелләре булып истә калды.

Укытучы өчен гомер ул, башлыча, уку елы башлану-тәмамлану белән билгеләнә. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрәсең, белемеңне тагын да арттыру өстендә эшлисең. Ә яңа елларны зур өметләр, якты теләкләр белән каршы аласың: якыннарың янәшәдә һәм исән-сау булсыннар; укучыларың үзара дус һәм бер-берсенә ярдәмчел булсыннар, дәресләргә йөрсеннәр; мәктәптә, йортларда, шәһәрдә һәм илдә тынычлык булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев