Начар күрүчеләрне кайгыртып
Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1274 нче маддәсе икенче бүлеген тормышка ашыру максатында Россия хөкүмәте карараы белән 2016 елның 23 гыйнварында китапханәләрдә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен хезмәт күрсәтүгә һәм мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәре аша тәкъдим ителүче уку әсбаплары форматына яңа кагыйдәләр кертелде.
Яңа формат китапларның - Брайл рельеф-нокталы шрифты, карта, схемалар, рәсем һәм башка материалларның рельеф графикасы белән эшләнгән булуы, шулай ук "сөйләүче" китапларга өстенлек бирүне күздә тота.
Китапханәләр начар күрүчеләр һәм сукырларга әсәрләрнең менә шундый шрифт белән басылганын өйдә уку өчен бирүне оештырырга тиеш.
Шушы ук карар белән мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәре аша тәкъдим ителүче материалларга да махсус форматта чыгарылган булу шарт итеп куелган.
Әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 4 февраленнән закон көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев