Хәбәрләр

Бахтадан Светлана Малышева хезмәт һәм дан фестивалендә кул эшләрен күрсәтте

Чистайда узган Хезмәт һәм дан фестивалендә авыл осталары халык традицияләрен яңарттылар.

Декоратив-гамәли сәнгать студияләре гасырлар буе сакланып килгән традицияләрне чагылдырган уникаль иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр.

Биредә халык туку станогында ясалган нәфис кул эшләре— келәмнәр, балчыктан ясалган сыбызгылар һәм уенчыклар коллекциясен, татар калфакларын, тал чыбыгыннан үрелгән матур кәрзиннәре күрә алдылар. 

Шулай ук, Бахта авыл клубының оста куллы хезмәткәре Светлана Малышеваның агачтан уеп ясалган эшләнмәләре дә барлык кешене дә гаҗәпләндерде.

«Кунаклар агачтан ясалган бизәкле әйберләрне, керәшеннәрнең уникаль тамаксаларын һәм милли курчакларны тотып карадылар. Кызыксынучылар күп булды, сораулар да бирделәр», — диде Светлана.

Фестиваль гади күргәзмә генә түгел, ә халык иҗатының чын бәйрәменә әйләнде. Андагы һәр экспонат — зур хезмәт, илһам һәм туган җиргә булган мәхәббәт нәтиҗәсе.

Фото: С.Малышевадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев