19 август көнне Баграж авыл җирлегендә чираттагы халык җыены узды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, төрле тармак җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм җирле халык катнашты.
Җыен барышында Петр Уразайкин районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды һәм киләчәккә куелган төп бурычларны билгеләде. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев исә агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Очрашуның икенче өлеше сорау-җавап форматында үтте: авыл халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде һәм җаваплы затлардан тиешле аңлатмалар алды.
Җыенның тагын бер күркәм өлеше хезмәт кешеләрен олылауга багышланды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган электрон Мактау тактасы үз һөнәренә тугры, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы хезмәткәрләрне берләштерә. Быел бу исемлеккә Баграж җирлегеннән дә лаеклы кешеләр керде.
Тантаналы рәвештә Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Ирина Черновага, шулай ук «Восток» агрофирмасы хезмәткәрләре Альберт Халиков һәм Иван Черновка Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды. Бу бүләк — аларның фидакарь хезмәтенә һәм һөнәри осталыгына бирелгән югары бәя.
Фото: Зәй керәшеннәре
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев