Мамадыш районының Дүсмәт авылында «Өч Спас - өч запас» дигән матур бәйрәм узды.
Август – елның иң юмарт ае, бу вакытта һәркем табигать бүләкләреннән ләззәт ала ала. Нәкъ менә шушы чорда Спас бәйрәмнәре билгеләп үтелә: 14 август – Баллы Спас, 19 август – Алмалы Спас, 29 август – Чикләвекле Спас. Бу өч Спас та авыл хуҗалыгы эшләре, уңыш һәм җиләк җыю белән тыгыз бәйләнгән.
Дүсмәт авылында «Өч Спас – өч запас» дип аталган традицион бәйрәм узды. Бу көнне авыл халкы Изге Николай чиркәвенә барды, алар киләсе елга илебезгә тынычлык һәм иминлек теләп, шәмнәр куйдылар.
Авыл уртасында кунаклар өчен һәр Спасның үзенчәлеген чагылдырган тематик күргәзмәләр һәм фотозоналар оештырылды. Бәйрәм программасы тамашачыларны җыру-биюләр һәм бәйрәмнәргә туры китереп сайланган кызыклы уеннар белән сөендерде. «Җиңгәчәйләр» ансамбленең чыгышы тантананың аерым бер бизәге булды.
Бәйрәм чәй табыны янында бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды. Авылдашлар җылы атмосферада аралашып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.
Фото: Есть контакт Мамадыш
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев