Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Музыкант Роберт Андреев: Салаватның гастроль автобусларында да “Мин яратам сине, Татарстан!” дип язылган иде

Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, асыл карендәшебез Роберт Андреев «Рөхсәт итегез танышырга...» тапшыруында популяр җыры – «Мин яратам сине, Татарстан» тарихын сөйләде.

90нчы еллар башында халыкта патриотик хисләр таша иде. Шушы милләтпәрвәр хисләр белән кулыма баян алдым һәм бер тында шушы җыр язылды. 1990 елның 30 августында Әлмәттә Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә җырладым. Ә 1991 елда Ригага Сабантуена бардык. Даугава елгасы буенда, мәйдан уртасына басып, баян белән "“Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкардым. Ул чыгышны видеога да төшерделәр. Шуннан соң, ул җырымны Чаллы үзешчәннәре отып алды. Алардан Салават ишетте. Ул аны үзенең репертуарына алып, җырны танытты. Гастроль автобусларында да  “Мин яратам сине, Татарстан!” дип язылган иде хәтта. Россиянең бөтен шәһәрләре ишетте ул җырны.

Ә былтыр, 30 августта, “Мин яратам сине, Татарстан!” милләттәшләребез яши торган Җир шарының төрле илләрендә яңгырады: Финляндия, Вьетнам, Китай, Франция Франция, Канада... 

Минтимер Шәрипович Шәймиев та аны халык гимны дип атады. Шулай ук, мине, җырның сүзләре авторы Роберт Рәкыйповны һәм Салаватны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләде, – дип сөйләде Роберт Андреев шушы җыры турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев