Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөмкинлекләре чикле яшь рәссам Андрей Кузьмин: «Киртәләр, чикләүләр кешенең үз башында гына»

Инвалидларны, еш кына, мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтү гадәткә кергән. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгына, ихтыяр көченә ия кешеләр бик күп. Шундыйларның берсе — Зәй ягындагы Сарсаж-Баграждан керәшен егете Андрей Кузьмин.

Андрей Кузьмин физик мөмкинлеге чикле булса да, үз куллары белән һәркемне таң калдырырлык якты, матур картиналар иҗат итә. Ә бит аңа гарип кулына пумала тотып рәсем ясау җиңел түгелдер. Ул шигырьләр дә яза, матур итеп җырлый да. Иҗат — аның тормыш рәвеше. Ә ул тормышны яратып, янып-ялкынланып яши.

Мәктәп елларында үзен бер шөгыльгә багышларга теләп, кулына пумала ала. Башта интернеттагы картиналарны күчереп ясаса, аннан шомара барып, тәҗрибәле рәссамнәр киңәшен истә тотып, туган як табигатен кәгазьгә төшерә башлый. Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Лилия Кузьмина җитәкләгән «Зәңгәр песи» рәсем студиясенә йөреп, осталыгын арттыра.

— Кеше сау-сәламат һәм талантлы булып туып та, тормышта югалып калырга мөмкин. Үзең бик нык тырышсаң, Ходай тарафыннан бирелгән сәләтне үстерергә була. Минем исә моның өчен бөтен шартларны булдырып торучы, ирешкән уңышларыма сөенеп, хыялларыма ирешергә канатландырып торучы әти-әнием, хәтта әбиләрем дә, дусларым, яраткан эшем, шөгылем бар. Эшкә барам, туган авылым Урта Баграж, Сарсаз Баграж авылы клубларына кунакларга йөрим. Киртәләр, чикләүләр кешенең үз башында гына. Шуны алып атарга һәм барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк, — дигән фикердә ул.

Ул без гади генә әйберләрдә дә күрә алмаган матурлыкны картиналарында яктырта. Андрей пумала белән ышанычлы һәм оста эшли. Бер картинага аның өч көннән алып ун көнгә кадәр вакыты китә.

— Картина төшерергә алынганмын икән, бар көчемне, хыял-фантазиямне шуңа салам. Баштарак акрил буяулар белән картиналарымны ясасам, соңгы вакытта майлы буяуларга өстенлек бирәм. Майлы буяулар белән эшләү миңа кызыграк, — дип сөйли егет.

Зәй районында, Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә рәссам Андрей Кузьминның күргәзмәләре дә оештырылды. Аның рәсемнәрен халык яратып карый. Ул үзенең картиналарын тормыш чынбарлыгына ниндидер тылсымлы, серле матурлык  өстәп ясый алу осталыгына ия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев