Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли җанлы керәшен кызы Ариана

«Түбән Кама Гүзәле&Батыры» фестивалендәге номинацияләрнең берсендә Ариана Кадыйрова җиңү яулады.

Бишенче мәртәбә уздырылган бу фестиваль милли мәдәниятләргә, традицияләргә һәм татар теленә багышланган иде. Анда барлыгы 40 кеше — мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр катнашты. 

Финалга үткән 8 кыз һәм 5 егет 38нче лицейның актлар залында булган Гала-концертта үзләренең сәләтләрен һәм татар мәдәниятен, тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте. 

29нчы мәктәптә белем алучы Ариана Кадыйрова бу фестивальнең «Милли җанлы кыз» номинациясендә җиңеп, дипломга лаек булды. Түбән Кама муниципаль районы дипломына башлык, шәһәр мэры Рамил Муллин үзе имза куйган.

Гала-концерт сәхнәсенә дә керәшен милли күлмәгеннән, чигүле алъяпкыч ябып, тамакса тагып чыккан Ариана борынгы керәшен җыруын башкарды.

Ариананың керәшенчә оста җырлавы гаҗәп түгел, ул «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең «Җиз кыңгырау» яшьләр төркемендә җырлап йөри. 

Бу фестивальдә «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага да район башкарма комитетының яшьләр эше идарәсе начальнигы Фәрит Шәяхмәтовның Рәхмәт хаты тапшырылды. Аерым алаганда, шәһәркүләм «Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры» бәйгесенә укучыларны әзерләп, яшьләр арасында мәдәниятне үстерүгә һәм туган телне саклап калуга керткән өлеше, югары әхлаклы алмаш тәрбияләүдәге, мәгариф өлкәсендәге катлаулы бурычларны тормышка ашырудагы фидакарь хезмәте өчен, Ольга Владимировнага рәхмәт белдерелә.

Әлеге конкурс 2022 елда да Ариана Кадыйрованы «Сәхнә остасы» номинациясендә таныткан иде.

Ариананың бу елда да уңышлары җитәрлек. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында оештырылган районкүләм «Леди национальность» конкурсында да катнашты ул. Керәшен кызы булуы белән горурлануы, үз халкы традицияләрен дөньяга танытырга теләве турында сөйләде. 

Һәр җәйне үзенең Мамадыш ягындагы әбиләрендә уздырган, бәләкәйдән керәшен милли киемнәрен күреп, биюләрен өйрәнеп үскән Ариананың девизы: «телим, алам һәм булдырам». Март аендагы ул конкурста Арина Кадыровага «Леди национальность» исеме бирелгән иде.

Ариана Кадыйрова май аенда Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә оештырылган Түбән Кама районы мәдәнияте көнендә дә катнашты. Ул анда Владислав Домолозов белән бергәләп, «Келәтле авылы» көен җырлады.

Һәр җәйне үзенең Мамадыш ягындагы әбиләрендә уздырган, бәләкәйдән керәшен милли киемнәрен күреп, биюләрен өйрәнеп үскән Ариананың девизы юкка гына «телим, алам һәм булдырам» түгел шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев