Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карповага — 35: зал тулы тамашачы, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, халык симфониясе

4 декабрь көнне Казан шәһәрендәге «Чулпан» мәдәни үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Марина Карпованың концерты узды.

Марина инде берничә ел үзенең туган көнендә якыннарын, дусларын һәм яраткан тамашачасын бергә җыеп, зур концерт куя. Бу матур гадәт озак еллар шулай саклансын. Зал тулы тамашачы, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, котлаулар, кочаклаулар һәм Марина. Зәвыклы. Матур. Халыкчан. 

Концертның исеме — «Халык симфониясе» дип аталды. Белгәнебезчә, Марина Карпова сәхнәдә рус халык җырларын башкарып танылды. Мәскәүнең данлыклы М.Пятницкий исемендәге хорында җырлаган карендәшебез иҗат юлы башында ук талантын һәм тырышлыгын халык алдында исбатлады. Хәзер ул хөкүмәт чараларында рәсми кунаклар алдында чыгыш ясый. 

Концертның да башыннан-ахырына кадәр төп фикер булып, үз гаиләңне, якыннарыңны, туган ягыңны, илеңне ярату турында җырлар яңгырады. Сәхнә түреннән оркестрның уйнап торуы — күңел кылларын тибрәтте. 

Иң беренче җырларын Марина әти-әнисенә багышларды. Әнисе Лидия Кузьминичнага багышлап «Поговори со мною, мама» җырын башкарганда, Марина үзе генә түгел, ә залдагыларның да күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Җыр ахырында залдагы утларны яндырып, әнисе янына төшеп, чәчәк бәйләме бүләк итте ул. Әтисе Иван Дмитриевичка аталган «Я не могу иначе» җыры Маринаның чынлап торып «әти кызы» булуын күрсәтте. Бу җырдан соң сәхнәгә чәчәкләр белән әтисе күтәрелде. Алар Башкортстанның Бакалы районнын ук килгәннәр. Бу кичтә Марина белән бергә булырга, аны котлап, барлык туганнары да, диярлек, ерак араларны якын итеп җыелганнар. 

Видеоэкранда Маринаның кечкенәдән үк башына кокошник киеп, җырлап торган видеолары, балачак хыяллары, туган ягы һәм әбиләренең борынгы җырулары яңгырады. Шуннан берничә керәшен җырыннан торган блог башланы китте. «Алайлар да икән бу дөнья», «Керәшен такмаклары», «Чабата көйләре»н халык алкышларга күмде. Соңгысының авторы Питрәчтән Юрий Макаров үзе дә килгән иде. «Марина, без сине просто яратабыз» — диде ул сәхнәдән. 

Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев белән Марина Карпова затлы дуэт башкардылар. Әллә ничә еллар элек язылган булса да, көчле тавышлы профессионаллар башкарганда җырлар беркайчан да искерми дә, халык теленнән дә төшми. Мәтәлчек тә атасы түгел, чишенәсе дә юк сәхнәдә. Бары тик җырларга гына кирәк икән! 

Марина Карпованы котларга сәхнәгә Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкче Ренат Вәлиуллин белән Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров күтәрелде. Алар республикада оештырыла торган зур милли чараларның Марина Карпова иҗатыннан башка узмаганын искәртте. Татарстанда халыклар дуслыгын ныгытуга үзеннән зур өлеш керткәне өчен Маринага Татарстан дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. 

Тамашаның иң матур чыгышларының берсе — М.Таминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры чыгышы һәм Марина Карпова белән бергә башкарган җырлары. 

Маринаның улы Кузьма Суворов училищесында укый. Әнисе рапорт язып, ике сәгатькә улын концертка алып килгән. Кузьма гармунда уйнап, әнисен җырлатты.

Иң дулкынлардыргыч мизгелләр — Марина Карпованы туган көне белән СВОда хезмәт итүче егетләрнең котлавы. Алар котлау сүзләрен видеога төшереп җибәргәннәр, экранда күрсәттеләр. Белгәнебезчә, Марина ике ел элек, мобилизация белән китүче егетләрне дә махсус хәрби операциягә үзеңнең җырларың белән озаткан иде. Әле күптән түгел үзе дә СВО зонасыннан кайтты. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, егетләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды, ә артистлар урамда, подвалда, землянкаларда барлыгы 8 концерт бирде. 

Шулардан соң, карендәшебез «Держись, браток» җырын башкарды. Залдыгылар ул җырны басып тыңлады, көчле алкышларга күмде. Ә экранда — махсус зонадагы егетләребез, артистларның алар алдында чыгыш ясавы. «Мин ышанам, бу егетләр белән әле без бергә җырлаячакбыз! Барысын да исән-сау, туган якларында көтәм!» — диде Марина, җырлап бетергәч. 

«Халык җырлары — халык күңеле. Син шундук өйгә кайткан кебек буласың. Болар барысы да безнең тамырларыбыз коды», дигән иде Марина күптән түгел «Туганайлар»га биргән интервьюсында. Марина Карпованың концерты бу сүзләргә дәлил.

Талантлы карендәшебезне чын күңелдән туган көне һәм зәвыклы концерты белән котлыйбыз! Уңышлар һәм бәхет телибез!

 

Марина КАРПОВА: «В зоне спецоперации я снова встретила ребят, которых два года назад провожала своими песнями»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик жылы эчтэлекле концерт булды.Сонгысы булмасын диеп кенэ остэп куясы килэ.