Мамадышта яңа керәшен гаиләсе туды
Мамадыш шәһәрендә Олег һәм Галина Смирновларның өр-яңа керәшен гаиләсе туды.
Җөри Питравында «Татнефть-Пресскомпозит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең әйдәп баручы инженер – технологы Олег Смирнов сөйгәне - «Керәшен чибәре-2015» конкурсы җиңүчесе, яшьләр керәшен хәрәкәте активисты, Мамадыш район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Галина Константиновага тәкъдим ясаган иде. Берничә ел очрашып йөргән яшьләрнең язылышыр көннәре дә килеп җитте.
Яшьләр интернетта танышкан. Социаль челтәрләрдә Олег Галинаның статусына «керәшен кызы» дип язганына игътибар итә, озак уйлап тормый, чәчәк күтәреп, очрашуга килеп тә җитә.
Яшь парлар Мамадыш шәһәрендә гөрләтеп туй иттеләр. Яшьләр туе итеп планлаштырган заманча мәҗлесне кара-каршы җырлардан торган чын керәшен туе дип әйтеп булмаса да, керәшенлек барыбер беренче урында булды. Биредә составында Галина Валерьевна да булган районның «Ихлас» җыр һәм бию ансамбле халыкка Галяның әбисе таныткан «Безнең ил» һәм «Өмә көе»н җырлады. Ансамбльнең солистлары керәшен биюен башкарып, туйның керәшенчә икәненә басым ясады.
Яшьләр корган гаилә ныклы булсын! Бәхеттә-шатлыкта, бер-берегезне хөрмәт итеп, сау-сәламәт балалар үстереп, матур яшәгез, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев