Җиде улаклы итеп эшләнгән ул
Чишмә янәшәсенә Качману бәйрәмендә коену өчен бәке ясалган. Бөтен уңайлыклар тудырылган.
— Юкәчедәге бу чишмәне 2018-2019 елларда ясадык. Аны элегрәк эшли башлаган идек, аннары үзара салым акчасына төгәлләп чыктык, — дип сөйли Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. — Су җиде улактан ага, халык шуннан ала. Анысы аерым “өй”дә. Кизләүгә төшә торган юл әйбәт. Узган ел үзара салым акчасына шушы юлны ясаттык. Качману бәйрәмендә коеныр өчен, бәке эшләттек. Аны да түбә астына керттек. Кизләүнең кер чайкый торган урыны да бар. Бу эшне оештырырга күптән теләгән идек. Чишмә тирәсен халык карап тора, елга ике тапкыр өмә ясап чистартабыз.
Нет комментариев