Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин волонтерлар белән агачлар утыртуда катнашты

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин волонтерлар белән тау чаңгысы комплексы территориясендә агачлар утыртуда катнашты.

«Урман утырту көне» акциясе кысаларында 250дән артык өрәңге һәм миләш үсентесе утыртылды. Чарада район хакимияте вәкилләре катнашты. Аларга Мамадыш шәһәр мәктәпләреннән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да кушылды.

«Без барлык шәһәр мәктәпләреннән килгән балаларга агач утырту акциясенә кушылырга тәкъдим иттек. Активистлар безгә ярдәм итте һәм тау чаңгысы комплексы территориясендә үсентеләр утырту белән шөгыльләнәләр», – дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Олег Рылов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев