Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш керәшеннәре «Россия сегодня» телеканалы съёмкаларында катнашкан

Мамадыш районыннан “Җиңгәчәйләр” һәм “Карендәшләр” фольклор ансамбльләре “Russia today” (Россия сегодня) телевизион каналы тапшыруында төштеләр.

Дүсмәт авылының “Җиңгәчәйләр” һәм Комазан башыннан “Карендәшләр” ансамбльләре ул тапшыруда туй йоласын күрсәттеләр.

Район мәдәният йорты методистлары Алиса Аглеева һәм Роза Галкина хәбәре итүенчә, тапшыруның алып баручысы Питер – Англиядән. Аларның да әле мондый йолага багышланган тапшыруны беренче төшерүләре булган. Кыз ягының бирнә тутырылган сандыклар, савым ашы белән егет ягына туйга килүләрен, уен-көлке белән капка ачтыруларын, утын кистереп ярдыруларын – барысын да кино артистлары шикелле оста уйнаганнар. Өйгә кергәч, җырлый-җырлый, кияүгә күлмәк кигертү, яшь киленгә түгәрәк яулык бәйләтү дә чын тормыштагыча килешле чыккан. Табынга каз, туй ризыгы чыгару һәм һәркайсында тиешле җыруны әйтү – боларның барысын да “Җиңгәчәйләр” һәм “Карендәшләр” зур осталык белән башкарып чыкканнар.

Россиянең халыкара мәгълүмати телевидение каналындагы бу тапшыруны тамашачы яңа ел алдыннан күрә алачак. Сүз уңаеннан, ул канал тапшырулары дөньяның 100дән артык илендә инглиз, гарәп һәм испан телләрендә күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев