Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә үзенчәлекле бәйрәм үтте

Тукай районының Мәләкәс авылында укытучылар һәм остазлар елын күздә тотып, халыкара хатын-кызлар көненә багышланган конкурс уздырганнар.

Бәйрәмдә авыл мәктәбе укытучылары, Мәләкәснең “Тамчыкай” һәм Иске Җирекленең “Тургай” балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашкан.


– Алты конкурстан торган бәйгедә кызларыбыз төрле халык биюләрен биеделәр, җырладылар. Ә мода күсәткәндә нинди генә костюмнардан чыкмады икән безнең модельләр. Аш-су бәйгесендә чыккан тәм-томнарга карап авызга сулар килде. Укытучы һәм тәрбияче белмәгән, булдырмаган һөнәр юктыр ул дөньяда, алар бит гомер буе укый, гомер буе өйрәнә. Командаларның җанатарлары – балалар бу көнне үзләренең остазларын яңа яктан күрделәр, алар да балалар кебек шаяра, төрле әкият образларына кереп уйный, матур итеп җырлый, гөрләтеп бии икән диештеләр. Тамашачы бәйгечеләрне алкышлар белән куәтләп торды, рәхәтләнеп көлде, кушылып җырлады. Кичә шулкадәр күңелле үтте, халык әле озак кына таралмый утырды”, – дип хәбәр итте "Питрау" ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева.

Мәктәптән тыш та укытучылар һәм балаларның аралашуы һәркайсына шатлык китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев