21 мартта, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Татарстан язучылар союзы флешмоб уздырган иде
Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышаныч алып килә торган вакыт. Күңелнең хисләргә бай чагы буларак, язларда шигырьләр дә күбрәк туадыр.
Талантлы лирик шагыйрә Людмила Аланлы да үзенең “Язлар” шигыре белән бу флешмобта катнашкан. Аның шигырьләрен яратып укыйлар. Иҗат ителгән текстларына музыкасын да үзе яза ул, үзе җырлый да.
Нет комментариев