Хәбәрләр

Ләке авылындагы керәшен приходы гуманитар ярдәм җыю оештырган

Тиздән посылкалар адресатларына барып җитәкчәк.

Сарман районының Ләке авылындагы Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәвендә гуманитар ярдәм җыю оештырылган. 

- Без Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәве каршында эшли торган "Благотворительный склад" ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләргә пижама, бандажлар тектек, посылкалар әзерләдек. Авылдашлар ярдәм кулы сузды. Кем - акчалата, кем - тегеп, кем - буш калай банкалар җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда ярдәм итте, – дип хәбәр итте храмга йөрүче керәшен прихожаннары.

Посылкаларны туплап, Зәй шәһәрендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырганнар.

Фото: "Святых Первоверховных Апостолов Петра и Павла"


Нет комментариев