Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре-2022" конкурсының җиңүче – Алёна Евдокимова

“Кряшен чибяре - 2022” конкурсының финалында 12 кыз көч сынашты.

Финалда 12 чибәр кыз – Кукмара районыннан Лидия Михайлова, Балык Бистәсе районыннан Эльза Гордеева, Вероника Степанова, Татьяна Ефимова, Түбән Кама шәһәреннән Эльвина Самойлова, Питрәч районыннан Регина Мухина, Яр Чаллы шәһәреннән София Комиссарова, Мамадыш шәһәреннән Светлана Иванова, Алёна Евдокимова, Алёна Архипова, Түбән Кама районыннан Светлана Егорова, Менделеевск районыннан Ксения Александрова  катнаштылар.

Беренче урынныАлёна Евдокимова (өстәге фото) икенче урынныТатьяна Ефимова , өченче урынны Вероника Степанова яулады. Мамадыш муниципаль районыныңКряшен ЧибяреСветлана Иванова булды.

Сулдан-уңга: Светлана Иванова һәм Алёна Евдокимова.

Шулай укһәрбер кыз аерым номинациядә бүләкләнде:

Эльвина Самойлова – "Онлайн Кряшен Чибяре"

Светлана Иванова – “Иң сөйкемле”

Алёна Архипова– “Иң яхшы биюче”

Алёна Евдокимова – “Иң җор теле”

Эльза Гордеева – “Иң яхшы җыручы”

Вероника Степанова – “Йолаларны яхшы белүче»

Татьяна Ефимова – «Иң интеллектуаль»

Светлана Егорова – «Иң оста чигүче»

София Комиссарова – «Халыкчан костюм иясе»

Регина Мухина – «Иң оста пешерүче»

Ксения Александрова – «Этник костюм белгече»

Лидия Михайлова – «Иң иҗади».

Чибәр, уңган кызларның барысына да  диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылды.

Мамадыш районы "Кряшен Чибяре" – Светлана Иванова

Өченче урын яулаган чибәр – Вероника Степанова. 

Икенче урын яулаган чибәрТатьяна Ефимова

  “Кряшен Чибяре” конкурсында 16-26 яшьлек хатын-кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

“Кряшен Чибяре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев