Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2024» конкурсының әзерлек этабы узды. ФОТО ВИДЕО

28-30 июньдә Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Кряшен чибяре-2024» конкурсының әзерлек этабы узды.

Быел «Кряшен чибяре-2024» конкурсының әзерлек этабы бераз үзгәрәк оештырылган, катнашучы кызларны барысын бергә Казанда җыеп, отельгә  урнаштырдылар. Алар өч көн дәвамында мәдәни үзәккә килеп, төрле мастер-классларда, очрашуларда катнашты. 

«Кряшен чибяре–2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде: 

Ангелина Александрова (Алексеевск районы);

Алеся Димитриева ( Зәй районы);

Анжелика Иванова (Кукмара районы);

Светлана Иванова (Мамадыш шәһәре);

Тамара Минова (Яр Чаллы шәһәре);

Ариана Кадыйрова (Мамадыш районы);

Лиана Маркова (Башкорстан республикасы);

Марина Морозова (Питрәч районы);

Милена Новикова (Балык Бистәсе) 

Иң башта оештыру комитеты белән очрашу булды. Анда конкурсның координаторы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова кызлар белән танышты һәм үз киңәшләрен бирде. 

 – Иң мөһиме – курку, каушау белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Сез ничек кенә әзер булсагыз да, сәхнәдә каушап калу – бик зур минус. Үзегезгә ял өчен вакыт бирергә онытмагыз, сәхнәгә чыкканда сездән энергия ташып торырга тиеш, – дип сөйләде конкурсның координаторы Лиана Самойлова. 

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова кызларга «Кряшен чибяре» конкурсының тарихы турында да сөйләп китте. 

 – Конкурсыбыз елдан-ел зурая, масштаблар җыя. Алдан шушы конкурста һәрбер теләгән кыз катнаша алса, хәзер кагыйдәләр үзгәрәк, Питрауның йөзек кашы булган конкурста катнаша алу мөмкинлеге бөтен кешегә дә эләкми. Иң-иң лаек кызлар гына сайланып алына. Сез – шушы иң-иңнәр санында. Сезгә уңышлар телим, – диде Людмила Даниловна. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров та кызларга уңышлар теләде. 

 – Без үзебезнең тамырларыбызны, тарихыбызны сакларга тиеш. Сез керәшеннәрнең чын этникасын: борынгы киемнәребезне, җыруларыбызны, сөйләмебезне чагылдыра торган чыгышлар ясарга тиешсез. Киләчәгебез – сезнең кулды. Уңышлар сезгә, кызлар! – диде ул.

«Кряшен чибяре-2023»нең жюри председателе буларак, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгенең бүлек мөдире Ирина Муллина кызларга үзенең киңәшләрен бирде. 

 – Исегездә тотыгыз, жюри членнары сәхнәдәге чыгышларыгызны гына түгел, ә сәхнә артында булганнарны да күрә. Сез бердәм команда булырга тиеш. Барыгыз да беренче урын алмас, җиңүне һәм җиңелүне лаеклы кабул итегез. Дус-тату булыгыз, – дип сөйләде ул. 

«Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина катнашучы кызларга социаль челтәрләрдә үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләде. 

 – Белгәнегезчә, тиздән «Туганайлар» газетасы сайтында, социаль челтәрләрендә онлайн тавыш бирү башланачак. Бу процедура гадел, накруткаларсыз үтергә тиеш. Халык үзе сайларга тиеш. Тыштан гына түгел, эчтән дә матур булыгыз, – дип киңәш бирде Юлия Юрьевна. 

Очрашуда, шулай ук, керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев та бар иде. Ул кызларга керәшен оешмасы исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Чибәрләр конкурсның режиссеры – «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Игорь Шрыков белән оештыру мизгелләре турында фикер алыштылар. Кызлар конкурста тәкъдим итәчәк борынгы этник күлмәкләре, иҗади номерлары белән таныштырдылар. Жюри членнарын һәм тамашачыны нәрсә белән шаккаттырачаклары турында да сөйләделәр. 

Һәр ел кызлар өчен төрле мастер-класслар да оештырыла. Быел да, кагыйдә буларак, кызлар җыр, бию буенча дәресләр алдылар.

Вокал буенча  мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, «Бәрмәнчек» ансамбленең төп хормейстеры – Оксана Дмитриева үткәрде. Ул катнашучылар белән аерым-аерым эшләп, ноталарны ишетергә өйрәтте. Ә аннары кызлар «Кряшен чибяре» конкурсының гимнын өйрәнделәр һәм яздырдылар.

Бию буенча мастер-классны культура институтын тәмамлаган хореограф Лилия Галлямова уздырды, кызлар финал өчен бию өйрәнделәр.

Шулай ук, чибәрләребез өчен фотосессия дә оештырылган иде. Кызлар борынгы этник күлмәкләр һәм заманча кием белән дә фотога төштеләр һәм видео яздырдылар. 

Яңалыкларның тагын берсе – психолог белән эшләү. «Бәркәт» яшьләр бүлегенә нигез салучыларның берсе, психолог Алена Виноградова мак-сессия уздырды. Бу сеанста кызлар курку, каушау кебек хисләрне кулда тоту өстендә эшләделәр. Кызлар бер-берсе белән якыннанарак танышып, дуслашып та өлгерделәр. Катнашучы кызларга бу аеруча ошады.

Кызлар әзерлек этабыннан зур кичерешләр, белемнәр белән таралыштылар. Хәзерге вакытта да алар элемтәдә. Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, социаль челтәрләрдә аерым төркем булдырылды, анда кызлар бер-берсенә ярдәм итеп, конкурска эзерләнүне дәвам итәләр. 

Исегезгә төшерәбез, 13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2024» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Финалда кызларны 5 сынау көтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев