«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Светлана Иванова
Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштыру дәвам итә.
Алдан хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.
«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы 9 кызның берсе – Светлана Иванова.
Туган көне: 11 декабрь.
Кайдан: Мамадыш шәһәреннән.
Уку/эш урыны: Ижевск дәүләт медицина академиясе, II курс студенты.
Тормыш девизы:«Могҗиза көтмәгез, үзегез могҗиза тудырыгыз!».
Хобби: бию, фото һәм видео төшерү, видео монтажлау, дизайн белән дә шөгыльләнү, чигү, номерлар буенча рәсем ясау .
Ни өчен конкурста катнаша: үзен чын керәшен кызы итеп күрсәтү һәм җиңүгә ирешү; онытылмаслык тәэсирләр белән, үз максатына бер адымга булса да якынаю өчен.
Хыялы: җир йөзенең иң матур урыннарына сәяхәт.
Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев