Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы урамнарына салынган яңа асфальт юл тантаналы төстә ачылды.
Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин, бик күп мәртәбәле кунаклар килде.
— Юл — тормыш хәрәкәте, авылның киләчәге дигән сүз. Яңа юл авылыны уңайлырак, якынрак һәм заманчарак итә, — диде чыгышында район башлыгы.
Автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин әлеге объект буенча эшләр барышы турында хәбәр итте һәм юлны төзүче коллективның хезмәтен югары бәяләде. Авыл халкы исеменнән ветеран укытучы Александр Биканов һәм Любовь Исакова рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Соңыннан кунаклар символик тамганы әйләндереп, юлны рәсми рәвештә ачтылар.
Сарсаз-Баграж авылында башкарылган эшләрнең күләме сокландыра. Биредә 3800 метрга якын юл төзекләндерелде. Берьюлы дүрт урам — Оренбург, 1 Май, Тукай һәм Вахитов урамнары юлы тәртипкә китерелде.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Нет комментариев