«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Ариана Кадыйрова
Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштырабыз.
Алдан хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.
«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы тугыз кызның берсе – Ариана Кадыйрова.
Туган көне: 14 январь.
Кайдан: Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан.
Уку/эш урыны: Түбән Кама шәһәренең Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиясе, 11нче класс укучысы.
Тормыш девизы:«Һәрвакыт бөтен җирдә – телим, алам, булдырам!».
Хобби: җырлау, буш вакытларында керәшен милли киемнәрен яңарту. 12 яшеннән этнография белән кызыксына.
Ни өчен конкурста катнаша: керәшеннәрнең йола-гадәтләрен күрсәтү һәм бар халыкка таныту өчен.
Хыялы: этник кием бренды булдыру.
Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев