«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Лиана Маркова
Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштырабыз.
Алдан хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.
«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы тугыз кызның берсе – Лиана Маркова.
Туган көне: 26 май.
Кайдан: Башкортстан республикасының Бакалы районыннан.
Уку/эш урыны: Россия хөкүмәте карамагындагы финанс университетын тәмамлап, Башкортстан финанс министрлыгында эшли
Тормыш девизы:«Тормышта булган һәр вакыйгадан үземә файдалы нәтиҗә ясыйм».
Хобби: заманча бию юнәлешләрен өйрәнү, йога, Башкортстан буйлап сәяхәт итү.
Ни өчен конкурста катнаша: халкыбызның бай мәдәни мирасын cаклау һәм үстерү, шәхес буларак үзен таныту өчен.
Хыялы: чирле балаларга ярдәм итү фонды оештыру.
Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев