«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Тамара Минова
Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштырабыз.
Алдан хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.
«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы тугыз кызның берсе – Тамара Минова.
Туган көне: 18 март.
Кайдан: Яр Чаллы шәһәре.
Уку/эш урыны: Казанның А.Н.Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университеты; «Түбәтәй» рестораны.
Тормыш девизы:«Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк».
Хобби: гитарада уйнау, татарча, русча җыр язу һәм җырлар яздыртып тарату, бәйләү.
Ни өчен конкурста катнаша:. Узган ел бу конкурска гашыйк булган, «Кряшен чибяре»ндәге атмосферага бар күңеле белән бирелгәнлектән, быел да көчен сыный.
Хыялы: эстрада йолдызы булып танылу; халык ул башкарган җырларны яратып тыңлар һәм рухи ныклык алыр дәрәҗәдәге танылган җырчы булу.
Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!
Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев