Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Алеся Димитриева

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштыра башлыйбыз.

Алдан  хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

Туган көне: 12 март.

Кайдан: Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан.

Уку/эш урыны: Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаган, Казан сәнгать институтында читтән торып укый. «Алина» курчак театры артисты.

Тормыш девизы: « Ятып калганчы, атып кал».

Хобби: җыр, бию ярата; аннан кала, буш вакытта спорт һәм кул эшләре белән шөгыльләнә, китап укый; хатын-кызны тагын да матуррак итү өчен, керфек «үстерү» белән дә мавыга.

Ни өчен конкурста катнаша: Балачактан әбисе керәшен җырулары җырларга, керәшен йола-гадәтләрен өйрәтеп үстергән. Шунлыктан, аңа Питрау – балачактан ук яратып, көтеп алган зур бәйрәм. Ә быел ул үз көчен «Кряшен чибяре» конкурсында сынап карарга булган.

Хыялы: Хыяллары бик күп, аларны чынга ашырыр өчен зур көч куя, үз өстендә эшли. Әмма хыялларны сөйләргә ярамый, күз тиюе бар, дип уйлый. Шуңа сер итеп саклый.

Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

378

2

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев