Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Марина Морозова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Алдан  хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы тугыз кызның берсе – Марина Морозова

Туган көне: 9 сентябрь.

Кайдан: Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан.

Уку/эш урыны: Халыкара сервис колледжын тәмамлаган; массаж ясаучы.

Тормыш девизы:«Бәхетле булу өчен сәбәп табуы авыр түгел».

Хобби: җырлау, зур мәгънә салынган рәсемнәр ясау, шигырь язу.

Ни өчен конкурста катнаша: үз туган авылына гына хас йола-гадәтләрне сәхнәдә халыкка күрсәтү, үзен сынап карап, тәҗрибә туплау өчен.

Хыялы: караучысы булмаган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен барлык уңай шартларга ия йорт ачу.

Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

39

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев