Колбагышта Михаил дәдәй белән Юлия түти өйләрендә Олы көн бәйрәме келәве узды
Хәбәрләр

Колбагышта Михаил дәдәй белән Юлия түти өйләрендә Олы көн бәйрәме келәве узды

Теләче районының Колбагыш (Иске Карабаян) авылында яшәүче Федоровлар гаиләсе Олы көн кунакларын ачык йөз, тәм-томнар белән каршы алды

Дин тотучылар аларга изгеләндерелгән бәйрәм сыйлары - куличлар, буялган йомыркалар да алып килгәннәр иде. Алар, ике сәгатькә сузылган бәйрәм келәвеннән соң  мул табыннар артына утырып тәмле ризыклардан авыз иттеләр - Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклаштылар.

Йола буенча,  православие динен тотучылар әлеге бәйрәмне төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар бирәләр.

Теләче информ.

 


 


Нет комментариев