Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коелар эссе җәйдә корылыктан коткара

Зәй районының Сәвәләй авылында яшәүче Ольга белән Иван Долговлар мунчага, бакчага сибәргә кое суы кулланалар.

Элегрәк, урамнарга су колонкалары куелганчы авылларда коелар булган. Хәзер инде бу коеларның күбесе юк, күптән күмелгәннәр. Һәркемнең өенә су кергән бүгенге заманда кое кирәк тә түгел кебек. Ә яңгырлар яумаган, суның бер тамчысы да бик кадерле булган җәйге челләдә коеларның кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. 

Шулай да кайбер йорт хуҗалары коеларын саклыйлар әле. Сәвәләйдә яшәүче Долговлар хуҗалыгында шундый кое сакланып калган.

—Бу коеның кайчан казылуын белмибез дә. Әлеге коега 150 еллар бардыр инде. Суы бик тәмле. Өебезгә су кергән. Кое суын без бакчага сибәр өчен файдаланабыз. Мунчага да суны коедан алабыз. 2010 елда җәй коры килде. Ул вакытта кайбер кешеләрнең коелары кипте, ә безнең коеның суы кимемәде дә, — ди йорт хуҗасы Иван.

Долговлар коесының бурасы төптән ныклы имән агачыннан буралган, ә өскә табарак су тибрәлгән урынына каен бурасы куелган. Каен агачы суга тәмле тәм бирә икән.

Кое янына гына хуҗалар җәйге кухня ясап куйганнар. Хуҗабикә Ольга Васильевна кыяр-помидорлар тозлау, компотлар кайнату эшен шунда башкарам, аның өчен кое суы кулланам, ди. 

Кайбер авылларда җәен су проблемасы бар. Авылның бер башында башкалар бакчасына су сипкәндә, кайберәүләр бер тамчы суга да тилмереп утыра. Сәвәләйдә дә югары очка су килеп җитмәү очраклары була икән. Ә коесы булган кеше судан иркен файдалана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев