Ярышта Олы Кайбыч, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Турминский авыллары командалары катнашкан
Кайбыч районының "Салават күпере" спорт комплексында авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узган. Бу турыда "Кайбыч таңнары" хәбәр итә.
Моңа кадәр район туган көне уңаеннан оештырылган ярыш узган атнада хатын-кызлар командалары арасында үткәрелгән. Бу юлы иң көчле сигез команда: Олы Кайбыч, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Турминский авыллары командалары катнашкан. Нәтиҗәдә, Хуҗа Хәсән командасы җиңүгә ирешкән. Иске Чәчкаб һәм Федоровское авыллары егетләре икенче-өченче урыннарны бүлешкән. Чүти командасы - дүртенче урында.
Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләкләгән.
Нет комментариев