"Җәшләр җыены" дип аталган концертта "Бәрәкәт" хәрәкәте активистлары, яшь артистлар катнашачак
14 майда Кукмара районының Поршур авылында республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" керәшен яшьләре "Җәшләр җыены" дип аталган хәйрия концерты куячак. Кичә 19.00 сәгатьтә башланачак. Концертта Виктор Агапов, Лиана Самойлова, Татьяна Ефремова, Марина Казакова, популяр композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, КВН "Керәшеннәрнең җыелма командасы" катнашачак.
Нет комментариев