Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Григорий Родионов исемендәге беренче фәнни-тикшеренү конференциясе уздырылды

Бу конференциянең йомгаклау тантанасы 31 мартта Татарстан Халыкларының Дуслык йортында уздырылды. Анда республикабызның күп кенә танылган шәхесләре катнашып, үз чыгышларында, шагыйрь Гәрәй Рәхим иҗатына һәм бу фәнни-тикшеренү конференциясенә зур бәя бирделәр

“Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-әхлакый кыйммәтләре”нә багышланган бу конференцияне Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан халыкларының Дуслык йорты, Казан шәһәренең  керәшен җәмгыяте оештырган.

Эшне җиде секциядә алып барган конференциядә республика башкаласы белән беррәттән, Лениногорск, Биектау, Арча, Әлки, Азнакай, Питрәч, Зеленодольск, Балтач районнары һәм Дербышка поселогы мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашкан. Ул секцияләрдә Григорий Родионов туып-үскән җирлектәге көнкүреш үзенчәлекләренең, сөйләм теленең, җыр-көйләрнең тарихи сакланышын өйрәнгәннәр. Аның иҗатында борынгы төрки тел үзенчәлекләренең кулланылышына да игътибар иткәннәр. Шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле уку белән бергә, аның үрнәгендә парчалар, хикәяләр, шигырьләр дә иҗат иткәннәр.

Бу конференциянең  йомгаклау тантанасы 31 мартта Татарстан Халыкларының Дуслык йортында уздырылды. Анда республикабызның күп кенә танылган шәхесләре катнашып, үз чыгышларында, шагыйрь Гәрәй Рәхим иҗатына һәм бу фәнни-тикшеренү конференциясенә зур бәя бирделәр.

Соңыннан призлы урыннарны алган укытучыларга конференция азагында дипломнар тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев