Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Андрей Кузьмин Сарсаз-Багражда төзелүче чиркәү картинасын мәдәният йортына бүләк иткән

Зәй районының Урта Баграж егете Андрей Кузьмин физик мөмкинлеге чикле булса да, үз куллары белән таң калдырырлык картиналар ясый.

«Сарсаз-Баграж авылы чиркәве» дип аталган картинасын ул 2023 елның сентябрендә ясаган. Узган елның декабрендә Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Андрей Кузьминның шәхси күргәзмәсе оештырылды. Бу картина да анда урын алган иде. Күргәзмәне карарга килүчеләр рәссамның картиналарындагы ихласлылыкны, аның чынбарлыкны һич тә бизәмичә, ничек бар шулай гади һәм дөрес итеп сурәтли алуын ассызыкладылар.

«Җәй көне урамда йөргәндә авылда төзелүче чиркәүгә карап тордым да аны бу халәттә тарихта калдырасым килде. Булачак чиркәү тау башында, авылны ямьләп әллә каян күренеп тора. Картинаны бер атна эчендә ясадым», — ди Андрей.

«Авылда яңа чиркәү тиздән ишекләрен ачачак. Ул башка төс алды. Ә чиркәүнең беренче халәте тарихта калсын, киләчәк буыннар да аны күрсен дигән уйлар белән әлеге картинаны мәдәният йортына бүләк итәргә булдым», — ди Андрей.

Ул хәзер яңа чиркәүне рәсемгә төшерү турында хыяллана.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев