Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайнар суны 14 көннән артык туктатып торырга ярамый

“Роспотребнадзор” җәйге айларда кайнар суны 14 тәүлектән дә артыграк вакытка тукатып торуны тыя.

Ресурс белән тәэмин итә торган компанияләр һәм аларның подразделениеләре җәйгелектә кайнар суны 14 тәүлектән дә артыграк туктатып тора алмыйлар. Бу хакта "Роспотребнадзор"ның "Шәһәр һәм авыл җирлекләрен тиешенчә тотуга карата санитар-эпидемиологик таләпләр...«е проектында күрсәтелгән.

«Известия» язуына караганда, Госстройның 2003 елдагы карарыннан күренгәнчә, җылылык челтәрләрен һәм җылылык куллану системасы пунктларын берьюлы һәм җәйгелектә ремонтларга кирәк. Әмма җирле үзидарә органнары җылылык тәэминаты системасындагы профлиактик эшнең дәвамлылыгын — ике атна вакытка гына сыешмаганлыктан, үзләре билгелиләр. Халыкта бу ризасызлык тудыра һәм алар "Роспотребнадзор«га шикаять юллыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, «Роспотребнадзор» санитария таләпләрен үзгәрткән — кайнар суны туктатып тору вакытының 10 тәүлектән дә артмаска тиешлеген билгеләгән.

Халыкның санитар-эпидемиология өлкәсендәге иминлегенә кагылышлы законнарны бозган өчен, җылылык компанияләрен 90 тәүлеккә эштән читләштереп торырга мөмкиннәр.

«Дәүләт торак конгрессы» ассоциациясе директоры Татьяна Вепрецкая, әле алданрак, "Российская газета"га профилактик эшнең май-август айларында башкарылырга тиешлеген әйткән булган. 

Монда бернәрсәне истә тотарга кирәк: күп квартирлы йортларда кайнар суны туктатып тору срогы шул йортларның җылылык тәэминаты системасына бәйле икән.

Кайнар суны туктатып торган очракта, халыкны су туктатылачак вакытка кадәр 10 эш көне (шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәре моңа керми) алдан кисәтеп куярга тиешләр. Гадәттә, подъездларга бу хакта белдерүләр ябыштырыла. Анда кайнар суның туктатылып тору көннәре күрсәтелә.

Әгәр дә инде кайнар суны тиешеннән озаккарак туктатсалар, халык һәр тоткарланган көн исәбеннән, тотылган кайнар су өчен түләүне кабат исәпләүне таләп итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев