Иванайдан Нина Яковлева квадроцикл белән күкәй җыйган
Хәбәрләр

Иванайдан Нина Яковлева квадроцикл белән күкәй җыйган

Нина Яковлева Олы көнгә 80ләп йомырка буяп куйган

Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче 77 яшьлек Нина Яковлева квадроциклга утырып, бер чиләк күкәй җыйган. "Кичтән 80ләп йомырка буяп куйган идем. Башта Иванайда өләштек. Төштән соң Мәшләк авылында яшәүче кызым Елизаветага бардым. Квадроциклны кабызып, җырлап җырлап, такмаклар әйтеп, авыл әйләнеп, йомырка җыйдык. Безгә балалар да иярде. Йомырканы бөтен кеше бирә, татарлар кәнфит өләшә. Бик күңелле бәйрәм иттек", – дип сөйләгән Нина Яковлева "Ватаным Татарстан" журналистына.  


Нет комментариев