Келәүне Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы Отец Геннадий Сизов алып барды
Митрополит Кирилл бәхиллеге белән Иванай чиркәвендә беренче литургия узды. Келәүне Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы Отец Геннадий Сизов алып барды. Әлеге чиркәү төзелеп кенә килә. Бу эшне авылдашлары Александр Баширов башлаган иде. Ул чын дөньяга күчте. Авыл халкы башлаган эшне ташламыйча, тормышка ашырырга тырыша.
Нет комментариев