Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван Егоров: "Без, керәшеннәр, Татарстанның милли йөзен, төсен матурлап, баетып яшибез"

Хәзерге минутларда Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XXII Республикакүләм керәшен мәдәнияте "Питрау" фестивале бара

“Ак Барс" Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров XXII "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте фестиваленең ачылыш тантанасында килгән кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады.

"Менә тагын, сагынышып, бер күрешү өчен Тырлау аланына җыелдык. Бөтен дөньяны яулап алган эпидемия туганлыкның, дуслыкның, якыннарыбызның кадерен белергә өйрәтте. Тормышыбызга чикләүләр кертте. Без быелгы җыенны көтеп алдык", — дип башлады ул.

Иван Егоров Татарстанда баручы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының әһәмиятен билгеләп узды. "Мондый чаралар безне тагын да берләштерә, якынайта. Республикабызда яшәүче башка халыкларны да традицияләребез, культурабыз белән таныштыра. Туган телебездә аралашуга, аны үстерүгә стимул бирә", — диде ул.

Ул Республика җитәкчелегенең керәшен культурасын үстерү өчен барлык шартларны да тудыруы турында әйтте: "Питрау — чәчәк бәйрәме. Шушы аланда үскән чәчәкләрнең һәрберсенең үз төсе, үз исе, үз матурлыгы бар. Барысын җыйсаң, хуш исле, төрле төсле букет килеп чыга. Без, керәшеннәр, шул букетның бер чәчәге. Татарстаныбызның милли йөзен, милли төсен матурлап, баетып яшибез. Республика җитәкчелеге культурабызны үстерүгә барлык шартларны да тудыра. Бүгенге бәйрәм шуның бер дәлиле".

Шулай ук, Иван Егоров Питрау бәйрәмен оештыруда күп көч куйган райондашларга, авылдашларга, спонсорларга, иҗат коллективлары һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Авырмагыз, гаиләләрегезне, якыннарыгызны саклагыз. Киләсе Питрауларда да Тырлау аланында күрешергә язсын",— дип тәмамлады ул үз чыгышын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев