Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Павловтан «Салават»лы шаярту

Юра Юмор блогының чираттагы видеосын блогер үзенең остазы – Салават Фәтхетдинов белән төшергән.

Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты һәм режиссер Юрий Павлов үзенең остазы Салават Фәтхетдинов белән очрашкан. Очрашу мизгелен ул видеога төшергән һәм, «Мөгаллим» дигән исем биреп, социаль челтәрендә урнаштырган.

«Менә тыныч кына яшисең, беркемгә дә тимисең, ә кайвакыт тиясе килә инде. Шулкадәр тиясе килә», – дип якынлаша Юрий Павлов Салават Фәтхетдинов янына.

Юрий Павлов: Мөмкинме, Салават абый, сезгә кагылырга, мөмкинме? Сез – минем остаз, мин – сезнең шәкерт, хәтерлисезме?

Салават: Яра, яра.

Юрий Павлов: Заочно укыдык. Икенче тур иде. Мин җырларга бастым, икенче тапкыр җырлап бетергәч: «Энем, син дә котылдың, без дә котылдык, мөмкин булса, чыгып тор инде», – дидегез.

Салават: (көлә)

Юрий Павлов: Тырышып укып чыктык Илсөя Бәдретдинова белән, хәтерлисезме?

Салават: Әйе, әйе.

Юрий Павлов: Мин канәгатьлек хисе кичердем бүген.

Салават. Рәхмәт.

Шушы урында әңгәмәнең видеодагы өлеше өзелә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев